Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Роспотребнадзорында корпоративларны куркынычсыз үткәрү турында сөйләделәр

Җәмәгать туклану объектларында кагыйдә бозу очракларын күргән очракта, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Коллектив җитәкчеләренә быел корпоратив үткәрүнең кирәклеге турында карар кабул итәргә кирәк. 
Бәйрәм оештырырга булган очракта, барлык эпидимиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак. Моннан тыш, корпоративны эш урынында оештыру да тыела. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 
Бәйрәм итү урыны итеп ресторан яки кафе сайлаганда, бинада 100дән артык кеше булырга ярамаганны исәпкә алырга кирәк. 
21 декабрьдән ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең кайнар линиясе эшли башлый. Бу телефонга шалтыратып, халык күп җыелган чараларда кагыйдә бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев