18 декабрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда «ашыгыч ярдәм» машинасының кайда икәнлеген күзәтеп булачак
Системага сигез ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм район хастаханәләренең 42 бүлеге тоташтырылачак.
-
Казан студенткасы «Мисс студенчество России 2020» титулын яулаган
Бәйге Саратовта үткән.
-
Татарстан Россиянең иң мәрхәмәтле төбәкләренең берсе дип табылды
Тикшеренүне «Одноклассники» социаль челтәрендә үткәргәннр.
-
Татарстанда пандемия чорында эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган
Ноябрь башында республикада эш белән тәэмин итүчеләр 50,5 мең вакансия тәкъдим иткән.
-
109 меңнән артык татарстанлы бурычлары аркасында бәйрәмнәрдә чит илгә чыга алмый
Татарстанда «Бурычларың турында бел» акциясе эшли башлады.
-
Алабугада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Утырыш Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздыру вакытында куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланды.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кеше короновирус йоктырган
Алабугада кичә COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.
-
Татарстан Роспотребнадзорында корпоративларны куркынычсыз үткәрү турында сөйләделәр
Җәмәгать туклану объектларында кагыйдә бозу очракларын күргән очракта, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
«Алабуга нуры»на ташламалы бәядән язылып калырга өлгерегез!
Газетага язылу ункөнлеге бу атнада ахырында — 20 декабрьдә тәмамлана.
-
Бүген Алабуга районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
18 декабрьдә Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аның тарихы нәкъ менә 1917 елның 18 декабрь көненә барып тоташа.
-
Татарстанда өч ел эчендә 6 мең 638 авыл әнисе түләү алды
Беренче һәм өченче бала туганда авыл хатын-кызлары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала.
-
2021 елда Татарстанда беренче балага бирелә торган түләү 9 мең 713 сумга арта
Бу түләү Россиядә 2018 елда РФ Президенты указы нигезендә кертелде.
-
Алабуга районында боз кичүе эшли башлады
Ул кичә, 17 декабрьдә көндезге 12.00дә ачылды.
-
Татарстанда пандемия сәбәпле ялган дарулар әйләнеше арткан
2019 елда МВД хезмәткәрләре теркәлмәгән препарат һәм медицина әйберләре әйләнешенең өч фактын ачыклаган булса, бүгенге көндә бу сан тугызга җиткән.