Татарстанда өч ел эчендә 6 мең 638 авыл әнисе түләү алды
Беренче һәм өченче бала туганда авыл хатын-кызлары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала.
2020 ел башыннан Татарстанда авылда яшәүче 2 мең 320 хатын-кыз бер тапкыр бирелә торган түләүне алды: 1909 — беренче бала туганда һәм 411 — өченче бала туганда. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум күләмендә акча ала. Гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге аналар 100 мең сум күләмендә акча ала. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр авылда яшәүче 6 мең 638 хатын-кыз әлеге түләүне ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев