Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры»на ташламалы бәядән язылып калырга өлгерегез!

Газетага язылу ункөнлеге бу атнада ахырында — 20 декабрьдә тәмамлана.

Әгәр әлегә кадәр газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, бу эшне соңгы көнгә калдырмагыз. Газетага язылу ункөнлеге бу атнада ахырында — 20 декабрьдә тәмамлана. Әле сез «Алабуга нуры» газетасына ташламалы бәядән язылып кала аласыз. Әйтик, «Алабуга нуры» газетасына язылу бәясе 786 сум урынына 685 сум 8 тиен, ә "Новая Кама«га язылу 834 сум урынына 726 сум 24 тиен тәшкил итә. Ташламалы бәядән газетаны почта бүлекләре яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия почтасы сайтында (podpiska.pochta.ru) рәсмиләштерергә мөмкин.
Шулай ук тагын бер тапкыр искәртип үтик, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе һәр дүшәмбе көнне газетага язылган һәр әбүнәчегә бүләк тапшыра.
Аны алу өчен Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча редакциягә килергә һәм безнең газеталарга язылырга кирәк. Мондый язылуның бәясе — 460 сум. 
Акция безнең укучыларыбыз арасында яратып кабул ителде. Алар район газеталарына языла һәм истәлекле бүләкләр ала. 
Һәр дүшәмбе көнне сезне бүләк көтә. Тулырак мәгълүмат 3-81-11 телефоны буенча.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев