Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тыл ветераны Мәсгудә әби Гыймазованы тәбрикләделәр

12 февральдә, Татар Дөм-Дөме авылының тыл хезмәтчәне Мәсгудә Салих кызы Гыймазова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Гомер юлында тугыз дистәне тутыручы әбинең юбилеен бөтен авыл белән бәйрәм иттеләр дисәң дә була. Бәйрәмгә Алабуга район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина да килеп төште. Ул Мәсгудә Салих кызын шушы күренекле юбилей белән ихластан тәбрик итте һәм Россия Президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.

Мәсгудә Салих кызы Иске Юраш авылында дөньяга килгән. 7 сыйныф белем алган һәм мәктәпне тәмамлау белән тупы-туры колхозда эшли башлаган. Дөрес, биредә ул нибары бер ел эшләп калган һәм 1942 елда Алабуга педагогия училищесына укырга кергән. "Мин укуны 1945 елда тәмамладым һәм үземнең туган авылыма башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайттым. Ә менә мине аннары Татар Дөм-Дөме авылына күчерделәр",- дип сөйли юбиляр әбиебез.

Мәсгудә Салих кызы авыл балаларының күбесенең яраткан укытучысы була, ә аннары иң яраткан клуб мөдиренә әйләнә. Чөнки 1952 елда нәкъ менә аңа авылда мәдәниятне үстерүне, мәдәни-күмәк чаралар һәм ял вакытларын күңелле һәм файдалы уздыруны ышанып тапшыралар. "Клубта күпме бәйрәмнәр үткәрелүен инде санап бетергесез. Әмма клуб хезмәткәрләре шушы көнгә тикле хөрмәт итәләр, искә алалар, килеп торалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар һәм менә туган көнемә дә килделәр, хәтта бәйрәмгә багышлап стена гәҗите дә чыгарганнар",- дип мактанып алды Мәсгудә әби. Кыскасы, аны авылдашлары гына түгел, ә якыннары да бик ярата һәм 11 оныгы, 12 оныкчыгы да, юбилярны хөрмәт итеп, хәлен белеп кайтып-килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев