Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларны йөзәргә өйрәтү буенча уникаль проект тормышка ашырыла

«Всеобуч по плаванию» проектының инициаторы — Алабуга районы башлыгы.

Алабугада «Всеобуч по плаванию» дип аталган масштаблы проект тормышка ашырыла. Укыту программасы 36 сәгатькә исәпләнгән. Йөзәргә өйрәтү дәресләре шәһәрнең 5 бассейнында уза.

Программа кысаларында Алабуга районының икенче сыйныфларында белем алучы 1200 бала атнага 3 тапкыр бассейнга йөри. Тренерлар балаларга йөзү, сулыш алу һәм хәрәкәтне координацияләү техникасын өйрәтә. 

Өйрәнү дәресләре бушлай үткәрелә. Балалар шәһәр бассейннарына автобусларда йөртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев