Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 81гә җитте
Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.
Казанда 1944 елда туган ир-ат йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. Авыруның хәле йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының кискенләшүе нәтиҗәсендә начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1943 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә салынган. Аның хроник авырулары булганлыгы да билгеле. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев