5 октябрь 2020 яңалыклары
-
Марина Патяшина Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчермәячәкләр дип ышандырды
Татарстанда коронавирус белән 25 укытучы һәм 7 укучы авырган.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Тәрбия-белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы — балаларда сәламәт булу ихтыяҗы, санитария-гигиена күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Безнең, 34нче «Салават күпере» балалар бакчасында да балаларның сәламәтлеген ныгыту беренче урында тора.
-
Минем укытучыларым!
Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе — Укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә.
-
Олы хөрмәткә лаек хезмәттәшебез
Хезмәтеннән җан рәхәте һәм рухи канәгатьләнү алып, үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән укучыларын да ялкынландырып, яңа үрләр яуларга өмет-ышаныч уятып, вакыт белән исәпләшмичә эшләүче фидакарь укытучылар күп безнең 10нчы мәктәптә. Резида Салихова нәкъ менә шундыйлардан.
-
Ялны белмәс мөгаллимә
Мәктәптә чираттагы тәнәфес вакыты. Коридордагы балалар тавышыннан мәктәп “гөж” килеп тора. Иң почмактагы математика бүлмәсе яныннан узып барышлый, кызыксынып, ачык калган ишектән эчкә күз салам.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 81гә җитте
Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 27 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган
Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән.
-
Алабугалылар яраткан район газеталарын нибары 460 сумга яздыра ала
«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына язылу дәвам итә.
-
Алабуга Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Рөхсәт итегез Сезне әлеге күркәм бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәргә.
-
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлый
Кадерле укытучылар, мәгариф ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас һәм җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!