Татарстанда соңгы тәүлектә 27 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган
Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 14 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 3 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда 17 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән. Яр Чаллыда, Нурлат, Саба районнарында икешәр кеше коронавирус йоктырган. Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
5 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7364 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев