28 сентябрь 2011 яңалыклары
-
28 сентябрь 2011 - 09:29Яңа билгеләнү21 сентябрьдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре үзгәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булган Исмәгыйль Хафизов район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча урынбасары Рим Сафиуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына куелды.
-
28 сентябрь 2011 - 09:14ЯңалыкларИрина Тимофеева "2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" исеменә лаек булды.
-
28 сентябрь 2011 - 07:5902 хәбәр итәУзган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 173 хәбәр алынган. Биш мошенниклык очрагы теркәлгән. Оренбург өлкәсеннән Алабугага килгән 22 яшьлек кыз шәһәр мәдәният сарае каршында чегәнгә охшаган бер хатынны очрата. Тегесе: "Сине бик нык бозганнар күпме акчаң бар, шул кадәрен миңа бир дә, синдәге бозымны чыгарам. Бозымың...
-
28 сентябрь 2011 - 07:47Узып барышлыйАвыл җирендә халыкның күпчелеге үзе җитештергән азык-төлек белән тукланса да, өстәлеңдәгесе белән генә канәгатьләнеп булмый шул: казылыгыннан, балыгыннан, төрле җиләк-җимешеннән дә авыз итәсе килә. Әмма узган атнада Олы Качка авылында булганнан соң, күңелдә күңелсез уйлар калды.
-
28 сентябрь 2011 - 07:41Көн кадагындаБыел Алабугада җылылык бирү 20 сентябрьдән башланды. 26 сентябрьдә бирелгән мәгълүматлар буенча, барлык балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, социаль учреждениеләр тулаем җылытыла.
-
28 сентябрь 2011 - 06:55ЯрминкәләрАлабугада авыл-хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнада, алдан вәгъдә ителгәнчә, ярминкәләр ике көн рәттән узды. Монда катнашучылар саны да, тәкъдим ителгән товарлар да алдагы атнаныкы белән чагыштырганда шактыйга артык иде.