11 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
11 гыйнвар 2013 - 08:37Балалар бакчасына түләү бәяләре артаЯңа кабул ителгән закон нигезендә гыйнвар аенда балалар бакчасына йөргән өчен түләү бәяләре арта һәм ул 200 сумга кыйммәтрәк.
-
11 гыйнвар 2013 - 07:54Бердәм булыйк!Яңа ел әле башланып кына килә, ә Алабуга аксакаллар шурасы һәм җирле татар иҗтимагый үзәге активистлары 2 гыйнварда үзләренең чираттагы берләштерелгән утырышларына җыелды.
-
11 гыйнвар 2013 - 07:48Гасырны узган гомер100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Шәрифҗамол Абдул кызы Яраева бүгенге көндә Алабугада зур һәм тату гаиләнең башлыгы. Ул ике улына тормыш бүләк иткән, аның 8 оныгы, 17 оныкчыгы бар.
-
11 гыйнвар 2013 - 07:31Алабугада Төркия гражданин талаганнар7 гыйнвар көнне кичке сәгать унда Нечаев урамы, 11 нче йорт янәшәсендә билгесез кешеләр 27 яшьлек Төркия гражданинын кыйнап һәм талап китә.
-
11 гыйнвар 2013 - 07:232013 ел - ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде.
-
11 гыйнвар 2013 - 07:18Елның беренче баласыЯңа елны Ольга Шәрифуллина бәйрәм өстәле янында гаиләсе белән каршы алырга тели. Табын әзерләүнең соңгы мизгелләрендә - сәгать уклары уникенче яртыны күрсәткәндә ул кичекмәстән бала табу йортына барырга кирәклекне аңлый.
-
11 гыйнвар 2013 - 05:00Дөм-Дөмдә хоккей рухы8-9 гыйнварда хоккей җанатарларын шатландырган һәм сокландырган вакыйга булды - Алабуга районының Дөм-Дөм авылында "Ак барс" хоккейчысы Данис Зарипов кубогына традицион турнир узды.