Алабуга нуры

1 март 2013 яңалыклары

  • 1 март 2013 - 08:01
    Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концертка рәхим итегез!
    6 мартта шәһәр мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелә. Башлана 14 сәгатьтә.
  • 1 март 2013 - 07:54
    Алабугада кыр эшләренә әзерлек
    Басу-кырлар әлегә ак кар юрганы астында. Озак та үтмәс, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып кыр эшләренә дә керешер. Районыбыз хезмәтчәннәре язгы чәчүгә ничек әзерләнә, орлык һәм ашламалар җитәрлекме? Бу һәм башка сорауларга РФ авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга районара бүлеге җитәкчесе Люция Габдуллина җавап бирде.
  • 1 март 2013 - 07:04
    Алабуга шәһәр һәм районында авыр җинаятьләр артты
    Алабуга прокуратурасы узган елга нәтиҗә ясады.
  • 1 март 2013 - 06:51
    Олы Шүрнәктә район башлыгы Геннадий Емельянов белән очрашу узды
    Олы Шүрнәк авылында иң зур проблемаларның берсе - юлларның торышы. Әмма аларны да ике-өч ел эчендә хәл итеп булачак, ди район башлыгы Геннадий Емельянов.
  • 1 март 2013 - 06:40
    Алабугада туучылар арта
    Бер елда шәһәр һәм районда 1300гә якын бала туды.
  • 1 март 2013 - 06:21
    Алабуга җинаятьчесе турында мәгълүмат өчен 1 миллион сум
    ТР Эчке эшләр министрлыгы Алабугада 8 яшьлек кызга карата башкарылган җинаять турында мәгълүмат өчен 1 миллион сум акча вәгъдә итә.
  • 1 март 2013 - 06:14
    Алабуганың 1 нче гимназиясендә Гаилә бәйрәме узды
    Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып җылынырлык җылы учак, күңеленә дәва табардай тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көне буе дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
  • 1 март 2013 - 05:51
    Илмәт авылында әдәби очрашу
    22 февральдә Илмәт авылы китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗинның соңгы бер-ике елда вакытлы матбугат чараларында дөнья күргән очерк-мәкаләләренең геройлары белән очрашу булды. Бу чара китапханә мөдире Минсылу Җамалетдинова һәм җирле үзидарә тарафыннан Ватанны саклаучылар көне уңаена туры китереп тә оештырылган иде.
Реклама