МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Көллиятнең моңлы яшьләре
"Җыр - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгеседер. Бу бер төрле сихри көзгедер", - дип язган Габдулла Тукай. Чыннан да, җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, "менә мин җыр иҗат иттем әле" дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек табигый итеп, үзе...
-
Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында
Алабуга республикабызның башка төбәкләреннән киңлеге, иркенлеге, бай, гүзәл табигате, район үзәгенең төзеклеге, матурлыгы, һәрвакыт үсеп, үзгәреп, яңарып торуы белән аерыладыр, мөгаен. Тагын безнең төбәгебез талантларга бик бай булуы белән данлыклы.
-
Максатым – театрга мәхәббәт тәрбияләү
Шәһәребезнең Казан урамында гаҗәеп матур бина - Кама уку театры урнашкан. Көн саен аңа, пөхтә, чиста киенгән шат йөзле студентлар агыла, студентлар белән беррәттән, мөгаллимнәр килә.
-
Китап фикер уята
Борынгы Болгарда дуамал аксөякләрнең берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр таяк суктырырга хөкем кылган. Ата, улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып йөз таякны алган.
-
Таҗи Гыйззәт – Алабуга театрына нигез салучы
Алабуга җире данлыклы шәхесләргә бай. Шушы җирдә туып үскәннәре дә, шушы җиргә килеп иҗат җимешләрен татыганнары да, шушы җирдә соңгы сулыш алганнары да. Алар - безнең шәһәребездә тирән эз калдырган кешеләр. Шундый шәхесләребезнең берсе - Таҗи Гыйззәт.
-
Хезмәттә яуланган бәхет
Бу язмамның герое тормышның төрле этапларын узып, яшь буынны тәрбияләүдә һәм аларга һөнәри белем бирүдә зур уңышларга ирешкән, олы йөрәкле шәхес - Валентин Григорий улы Митрофанов турында булыр.
-
Диләрия Хәбибуллина: “Без көзләрдә таныштык...”
"Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы быел Казан Аренасында булды. Республикабызда яшәүче гаиләләргә, хатын-кызның ана буларак һәм хәзерге заман тормышында күпкырлы эшчәнлегенә уңай бәя бирүдә бу социаль-мәдәни проект мөһим урын алып тора.
-
Емельян Пугачев: Оренбургтан Алабугага
Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегендә "Рус фетнәсе һәм барысын да җиңә алучы мәхәббәт" дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозицияләр Оренбург өлкәсенең туган якны өйрәнү фондыннан китерелгән. Биредә барысы 150 экспонат күрергә мөмкин. Күргәзмәнең аерым бер горурлыгы - Александр Пушкинның үлгәннән соң алынган маскасы.
-
Сержант вә генерал (булган хәл)
Хәбир - авыл малае. Әти-әнисе гомер буена колхозда эшләп, пенсиягә чыкты. Хәзер хөкүмәт биргән кечтеки генә акчага очын-очка ялгап яшиләр. Юк, Хәбир алар үткән юлны кабатламас. Җитәр, урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел күмәк хуҗалыкның иске генә тракторында эшләп чиләнде инде.
-
Җырлы язмыш юлыннан
Шәһәр үзәк китапханәсендә чаралар еш булып тора. Татар һәм туган як әдәбияты бүлеге ел әйләнәсендә әдәбият, сәнгать дөньясында танылган кешеләр белән очрашулар үткәрә. 21 октябрьдә биредә шәһәребезнең танылган композиторы Владимир Мироваев белән очрашу кичәсенә студентлар, аның хезмәттәшләре һәм фикердәшләре җыелды.
-
“Җирдә калсын иде якты эзем, Калган кебек нурлар йолдыздан...”
Шушы көннәрдә Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә Кадрия Наилнең туган көнен билгеләп үтә.
-
Җырлачы, сандугач!
Алабуга якларына килеп төшүгә, беренче соравым шул булды: "Артистлар сезгә еш киләме?" - "И-и, бездә атна саен концерт", - диделәр.
-
Диләрә Мироваева: "Бөтен серне ачмыйм әле"
Диләрә Мироваеваның бенефисы алдыннан без җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Музыкаль гаиләдә үскән талантлы артист тормышта үз урынын тапкан һәм мондый бәхеткә ирешүнең юлы - эш сөючәнлек.
-
Елена Голованова: үз гаиләсенә гашыйк кеше
Алабуганың Мәдәният сарае директоры Гашыйклар көне алдыннан, зур гаиләдә булган мәхәббәт һәм дуслыкның аңа "Ел хатын-кызы" булырга ярдәм итүен сөйләде.
-
“Алтындыр ул – халык йөрәге!”
Алабугада атна дәвамында төрле мәдәни традицияләр уйнап, җырлап, ишетелеп торачак - шәһәрдә Мәдәният елына багышланган "Идел-Чулман төбәге халыкларының мәдәнияте"фестивале башланып китте.