250 тег белән яңалыклар
-
Яңа билгеләнү
Алабуга районы архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Ренат Хашимов билгеләнде.
-
Шигърият көне
Үзәк китапханә хезмәткәрләре алабугалыларны "Суынмас сукмак"дип аталган музыкаль-композициягә чакыра.
-
Уку – заманча!
60лап алабугалы әбүнәчеләр декадасы кысаларында "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылып бүләкләр алды.
-
Ял һәм бәйрәм көннәре
4-7 ноябрьдә ял итәчәкбез. 4 ноябрь - Россия халыклары бердәмлеге көне, 6 ноябрь - ТР Конституциясе һәм Корбан бәйрәме.
-
Ярминкәләр дәвам итә
Шәһәр җитәкчеләре карары белән авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәләре Иске базар территориясендә әле дәвам итә.
-
Күршеләр белән ызгыш адвокатларга китерә
"Бердәм кабул итү" көнендә юрист һәм нотариус хезмәткәрләренә 55 алабугалы мөрәҗәгать иткән.
-
Шахматка өйрәтү дәресләре
Алабугада шахмат уены буенча ачык дәресләр старт алды. Бу көннәрдә алар шәһәр һәм район мәктәпләренең һәркайсында уза. Беренче дәрес 9 нчы мәктәптә узды. Монда шәһәрнең беренче җитәкчеләре дә катнашты. Дәрестә Хоттабыч әлеге борынгы уенның килеп чыгуы һәм аның үзендә фәнне дә, сәнгать белән спортны да берләштерүе хакында сөйләде.
-
Кайда уңай, шунда сайла!
Алабугада үз сайлау участокларына килә алмаучыларга беркетү (открепительный) таныклыклары бирелә башлады.
-
Тоткын хакы.
25 октябрьдә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау вәкиле белән берлектә Россиянең ТР буенча җәзаларын үтәтү Федераль хезмәте җитәкчесе халыкны кабул итә.
-
МИЗның яңа җитәкчесе
" "Алабуга" МИЗ генераль директоры итеп Тимур Шаһивәлиев билгеләнде.
-
Үз талантларыбыз
27 октябрьдә шәһәр мәдәният сараенда Тәлгать Зарипов һәм Диләрә Мироваеваларның концерты узачак.
-
Әбүнәчеләр көне
Бүген, ягъни 19 октябрьдә, һәм җомга көнне 21 октябрьдә Тынычлык проспекты, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан 2 нче элемтә бүлегендә Әбүнәчеләр көне үткәрелә.
-
Бушлай адвокат хезмәте
24 октябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча "Ачык ишекләр көне" уздыра.
-
Мәктәп слеты
Алабугада беренче тапкыр "Эшлекле мәктәп яшьләре слеты" узды.
-
Яңа билгеләнүләр
Алабуга район башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов чираттагы ялда булу сәбәпле, аның вазыйфасын Валерий Чершинцев башкара. Дүшәмбе киңәшмәсендә ул ике яңа җитәкчене тәкъдим итте. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп - Владимир Фролов, ә төзелеш департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы итеп Николай Дягилов билгеләнде.