4 июнь 2013 яңалыклары
-
Токмашка авылы буасы төзекләндереләчәк
Алабугага Татарстан Республикасының экология министры урынбасары килде.
-
Тартучылар штраф түләячәк
1 июньнән тәмәке тартуга каршы закон үз көченә керде.
-
Илмәт авыл җирлеге башлыгы билгеләнде
Дүшәмбе көнне узган эшлекле киңәшмәдә Илмәт авыл җирлеге башлыгы билгеләнде. Хәзер әлеге вазифаны Рәзимә Миңгалиева башкарачак.
-
Алабугада Балаларны яклау көне үтте
Бу көнне малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, ярышты һәм бер-берсе белән аралашты. Күңелле музыка һәм балаларның шат тавышлары шәһәр урамнарына гына сыймады - алар төрле-төсле шарларга әверелеп күккә - кояш һәм кошлар янына ашкынды.
-
Искә алу кичәсе
30 майда Яр Чаллыда БТИҮнең җирле бүлеге инициативасы белән милләтебезнең асыл уллары вә кызларын искә алу кичәсе булып үтте.
-
Зур үзгәрешләр: яңа классларда – яңа белем
Быел шәһәрнең дүрт мәктәбе капиталь төзекләндереләчәк. Шуларның икесе хәзерге вакытта авария хәлендә. Мәктәпләрнең язмышы турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов белән безнең хәбәрчебез аралашты.
-
Алабугада мөселман Сабантуе узды
Узган ялларда Алабугада мөселманнарның кече Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә күңел ачкан мөселманнар исеменнән хезмәт ветераннары редакциягә рәхмәт белдереп: «Бу кадәр әйбәт мөселман Сабантуе оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтләр белдерәбез» дип хат юллаган.
-
Хуш исле һәм шифалы сирень
Иртән уянып тәрәзәне ачып җибәрүгә, тирә-якка бөркелгән сихри хуш истән кинәт башлар әйләнеп китә торган мәл - сиреньнәр чәчәк ата! Бу матур мизгелне чәчәкләр тотып рәсемгә төшү өчен генә түгел, ә шифалы төнәтмәләр ясау өчен дә файдаланып калырга кирәк.