19 октябрь 2011 яңалыклары
-
19 октябрь 2011 - 05:50Мактау тактасы14 октябрьдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, авыл хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рәхмәт хатлары Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Биредә яхшылардан-яхшыларның хезмәтләре югары бәяләнде.
-
19 октябрь 2011 - 05:49Үз талантларыбыз27 октябрьдә шәһәр мәдәният сараенда Тәлгать Зарипов һәм Диләрә Мироваеваларның концерты узачак.
-
19 октябрь 2011 - 05:48Әбүнәчеләр көнеБүген, ягъни 19 октябрьдә, һәм җомга көнне 21 октябрьдә Тынычлык проспекты, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан 2 нче элемтә бүлегендә Әбүнәчеләр көне үткәрелә.
-
19 октябрь 2011 - 05:47Бушлай адвокат хезмәте24 октябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча "Ачык ишекләр көне" уздыра.
-
19 октябрь 2011 - 05:44Мәктәп слетыАлабугада беренче тапкыр "Эшлекле мәктәп яшьләре слеты" узды.
-
19 октябрь 2011 - 05:40Яңа билгеләнүләрАлабуга район башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов чираттагы ялда булу сәбәпле, аның вазыйфасын Валерий Чершинцев башкара. Дүшәмбе киңәшмәсендә ул ике яңа җитәкчене тәкъдим итте. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп - Владимир Фролов, ә төзелеш департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы итеп Николай Дягилов билгеләнде.
-
19 октябрь 2011 - 05:34Агач-куак утырту атналыгыБыел 8-15 октябрьдә урамнарга 2 мең төптән артык тау нараты, алмагач, миләш, айва, пирамидаль тополь агачлары утыртылды.