24 октябрь 2012 яңалыклары
-
24 октябрь 2012 - 13:39Алабугада кем ришвәт ала?Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында шаккаттыргыч фактлар ачылды. Ә болай барысы да гадәттәгечә, чиновникларның аңа каршы көрәш турындагы докладыннан башланган иде.
-
24 октябрь 2012 - 13:22Узган атнада Иске Юраш авылында Юраш һәм Илмәт авыл җирлекләрен берләштерү турындагы мәсьәлә халык җыелышына куелдыКиңәшмәдә шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, мәгариф, төзелеш, икътисад идарәсе вәкилләре, депутатлар, җирлек башлыклары катнашты.
-
24 октябрь 2012 - 13:11Грантка кем лаек булыр?Татарстан Авыл хужалыгы министрлыгы агропром тармагындагы хәлләр торышын яхшырту һәм инновация элементларын интенсиврак кертү максатыннан республика хуҗалыкларындагы белгечләрне кызыксындыру өчен 500 грант булдырды.
-
24 октябрь 2012 - 13:03Алабугалылар тхэквондо турнирында 4 “алтын” алдыТхэквандо буенча Бөтенроссия ачык турниры Уфада узды.
-
24 октябрь 2012 - 12:52Алабугада яшәүче Гөлсия һәм Владимир Токаюк бакчаларында 47,5 килограммлы кабак үстергәннәрВладимир Токаюк әйтүенчә, кабак үстерү серләре бик гади: утырткан вакытта бер чиләк черемә салырга һәм вакытында су сибеп торырга кирәк. Моннан тыш кабак квас сипкәнне ярата. Сирәк кенә булса да кабакны бу эчемлек белән сыйларга киңәш итә бакчачы.
-
24 октябрь 2012 - 12:38Шагыйрә Гөлзадә Ахтәмова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителдеБүләкләү тантанасы 30 октябрьдә Әлмәт дәүләт татар драма театрында булачак.
-
24 октябрь 2012 - 11:13Корбан гаете мөбарәк булсын!Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Корбан гаетен бәйрәм итү Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мәчетләрендә 25 нче октябрьдә иртәнге 07.00 сәгатьтә башлана.
-
24 октябрь 2012 - 10:48“Социаль ипотека” программасын тормышка ашыруТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль программасы буенча төзелә торган 4-5 микрорайонының 4-5-16 торак йортлар нигезенә субай салу буенча эшләр башланды.
-
24 октябрь 2012 - 06:03Әзерлек эшләре төгәлләндеМөселманнарның көтеп алган зур бәйрәме якынлаша. Корбан гаете быел 25 октябрьгә туры килә. Бу көннәрдә мөселманнар тагын да күбрәк изгелекләр кыла, кардәшләре, туганнары белән кунакка йөрешә, хәлләрен белә, гает намазына бара, корбан чала.
-
24 октябрь 2012 - 05:57Корбан гаете көнне Татарстандагы төп бәйрәм чаралары Болгарда җәен ишекләрен ачкан “Ак мәчет”тә узачак"Татарстан - яңа гасыр" каналыннан трансляция дә иртәнге сәгать тугызда "Ак мәчет" тән күрсәтелә башлый