5 октябрь 2011 яңалыклары
-
5 октябрь 2011 - 05:41Өй туена әзерләнегезАвария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү буенча узган ялларда алабугалылар белән түгәрәк өстәл сөйләшүләре узды. Ул ТР республикасы Төзелеш министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов һәм Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашында узды.
-
5 октябрь 2011 - 05:30Бүләккә Сталин туфлиләреБезнең редакциягә алабугалы Иван Трофимов үзенең күренекле шәхесләр янәшәсендә төшкән фотоларын алып килде. Хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны утыз ел буе хатыны белән Союзның бар илләрен гизә һәм кабат туган шәһәренә әйләнеп кайта.
-
5 октябрь 2011 - 05:22Заман белән бергә атлыйбызБүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә....
-
5 октябрь 2011 - 05:16Яшьләр, сезне мәктәптә көтәләрӘле кайчан гына яшь укытучылар мәктәптә эшләргә теләми иде. Әмма соңгы елларда аларның карашы үзгәрде, чөнки дәүләт укытучы турында кайгырта башлады: грантлар кертелде, хезмәт хакы күтәрелде, торырга җир һәм йорт бирелә - бу чаралар укытучы һөнәренең статусын күтәрде. Югары уку йортларын тәмамлаган яшь кызлар-егетләр, мәктәпкә ешрак юл тота башлады. Алабуга...
-
5 октябрь 2011 - 04:59Шәһәребез имин булсынТерроризм һәм экстремизм дигән төшенчәләрнең милләте дә, дине дә, чикләре дә юк. Район башлыгы Геннадий Емельянов җәмгыять өчен аеруча куркыныч булган әлеге күренешләрне төбәгебездә булдырмауга багышланган очрашуда әнә шулай диде.
-
5 октябрь 2011 - 04:49Мөхәммәт Пәйгамбәр касәсе, яки кавказча яулап алуСентябрь аенда Мөхәммәт Пәйгамбәр кулланган касә Лондоннан Грозныйга кайтартылды. 14 гасыр сакланган касәне Пәйгамбәр дәвамчылары аны ни өчен нәкъ менә Рамзан Кадыйровка бүләк итте икән?
-
5 октябрь 2011 - 04:29Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальШәһәр мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган "Күңелләре мәңге яшь" дип аталган тантаналы кичә узды.