ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төбе-тамыры белән – укытучы
XVIII гасырда яшәгән галим Карл Фридрих Гаусс: "Математика - фәннәр патшасы..." дигән, чөнки һәр фәннең нигезенә математик исәп салынган. Бүген беркемне дә компьютер машиналарының музыка язуы белән гаҗәпләндереп булмый. Һәр кеше математик булмаса да, һәр математик кешене фикерләргә өйрәтергә тиештер.
-
Дуслык элемтәләре
Гимназия укучылары менә 5 ел рәттән Төркиянең Сафранболу шәһәренә дуслык визиты белән бара. Укучылар һәм "Сәйлән" бию төркеме бу сәяхәткә әзерлек эшләрен уку елы башында ук башлап җибәргән иде инде. Биюләр, җырлар, шигырьләр өйрәнү, төрек теле дәресләренә йөрү - бар да артта калды. Төрек иленә быел да уку алдынгылары, төрле...
-
Эльмира Закирова: «Иңнәремә канат үскәндәй булды”
"Ел укытучысы - 2014" конкурсының шәһәр турында җиңгән 10 нчы урта мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Закирова һәр эшен "бишле"лек булсын, дип тырыша.
-
Алабугада Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнделәр
25 февраль көнне Алабуганың беренче гимназиясендә "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану" исеме астында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укулары булып үтте.
-
Уңганнарның уңганы – Ләйсән!
"Укытучы булып туган ул!" - дип, нәкъ менә Ләйсән Кәшиф кызы кебекләр турында әйтәләрдер. Бүгенге көндә 6 нчы мәктәптә татар теле мөгаллиме Ләйсән ханым Пензинаның 33 еллык эш стажы бар.
-
Алабуганың 2 нче мәктәбе укучылары "Әкияттә кунакта" булды
Кичәдә һәр укучы үзенең артистлык сәләтен күрсәтте. Кызлар һәм малайлар татар һәм рус телләрендә әкиятләрне сәхнәләштерделәр.
-
Алабуганың “Ромашка” балалар бакчасында “Дуслык нуры” региональ фольклор фестиваль булды
Фестивальнең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч сыйныф һәм якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балаларны Идел буе халыкларының балалар тәрбияләүдә гореф-гадәтләре белән таныштыру.
-
Тынгы белмәс мөгаллим
Ике дистә елдан артык Алабуганың 10 нчы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп эшли Рәмилә Әхмәтова. Аның күркәм сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы, тәрбияче, остаз һәм әни - барысына җитешә, барысын җиренә җиткереп башкара ул. Җиң сызганып эшләгән Рәмилә ханым район башлыгының Мактау грамотасы иясе, ә быел "Безнең иң яхшы...
-
Алабуганың "Салават күпере" балалар бакчасында региональ семинар үтте (фото)
Монда "Этникара мөнәсәбәтләрнең ярашуы. Күпмилләтле Алабуга" дигән темага региональ семинар-практикум узды. Аның эшендә Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга шәһәрләре һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм белгечләре катнашты.
-
"Алабуга нуры" газетасы редакциясендә мәктәп укучылары экскурсиядә булды
"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары редакциясе һәм "Алабуга хәбәрләр бүлеге" белән танышуга шәһәрнең 11 нче сыйныф укучылары килде.
-
Укытучы – горур яңгырасын
Ах , гомер, гомер! Тынгысыз дәрья кебек агасың да агасың. Кеше дигән олуг затның (укытучы дип укы) бу дөньяда бәрәкәтле эш кылып, бәхет һәм шатлык, хөрлек вә хозурлыклар татып кына яшәргә тиеш булса да, аның тормышының күпчелек көне михнәт, моң-зар, кайгы-хәсрәт, әрнү һәм сыкраулар белән үтә.
-
Алабуганың 8 нче мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме үтте
Тышта ел фасылы - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
-
Хезмәтнең тире – ачы, җимеше татлы
Кеше гомере... Шушы гомернең күпмедер өлешен нидер көтеп, нәрсәгәдер өметләнеп үткәрә адәм баласы: сөясе, сөеләсе, кешечә матур итеп яшисе, үз юлыңны, тормышта үз кыйблаңны табасы килә.
-
Без ким түгел җирдә беркемнән
"Сукыр тычкан юлга чыкса, метр ярым кар ява", - ди халык. Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарына чыгып китәсе иртә мине җил улавы белән, тәрәзәгә уч-уч кар бәрүе белән каршы алды.
-
Алабуганың 3 нче мәктәбенә – 45 ел
Алабуганың Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе үзенең 45 еллык юбилеен каршылый.