АВЫЛ ТОРМЫШЫ
-
Җирлек ничек яши?
Татар Дөм-Дөм авыл җирлегенә Татар Дөм-Дөме hәм Айталан авыллары керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы - 3361,5 гектар. 2017 елның 1 гыйнварына биредә барлыгы 280 кеше яши, шуларның 12 - Айталанда. Йорт саны - 96, шул исәптән Татар Дөм-Дөме авылында - 89, Айталанда - 7.
-
Төп бурычларның берсе – тормыш дәрәҗәсен яхшырту
Хуҗалыкларның хисап тотуы дәвам итә. Үткән җомгада бу уңайдан Олы Шүрнәктә җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Николай Каишев белдерүенчә, 2016 елда район башлыгы Геннадий Емельянов тарафыннан халыкны кабул итү вакытында бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да үтәлгән.
-
Жирлектә яшәүчеләр канәгать
Чираттагы отчет сессиясе узган Олы Елово авыл җирлеге 5182,7 гектар җир били. Йортлар саны 95 булган авылда 281 кеше гомер итә, шуларның 68е пенсия яшендә, бу бар халыкның 25 проценттан күбрәген тәшкил итә. Студентларны да кертеп, хезмәткә яраклы кешеләр саны - 160, аларның 136сы эш урынлы.
-
Кемне нинди мәсьлә борчый?
Иске Юраш авыл җирлегендә 597 кеше яши һәм ул төбәктә иң борынгы авыллардан булган Иске Юраш һәм Атау авылларын берләштерә.
-
Бер урамнан икенчесенә күчкән
Бу йортка килеп керүгә, икенче бер дәвергә килеп эләккән кебек буласың. Чигелгән тәрәзә пәрдәләрендәге бизәкләр тәрәзә төбендә үсеп утыручы чәчәкләрнең нәкъ үзе кебек.
-
Әфлисун төсендәге йорт
Илмәт авылында "Иң матур өй" номинациясендә ерактан ук матур булып күренеп торган Галләмовлар йорты җиңеп чыккан.
-
Ашаган белми, тураган белә
Район үзәгеннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан матур табигатьле Илмәт авыл җирлеге Илмәт, Ядегәр, Көек авылларын берләштерә. Авыл жирлеге биләмәләре 364 гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә анда барлыгы 341 кеше яши, шуларның 31е Ядегәрдә, 7се Көектә.
-
Милләт әле яши
Һәрбер елганың башлангычы була. Бәләкәй генә чишмә. Менә шуннан бөтенесе башлана да инде. Аллаһы Тәгалә һәр тереклек иясенә үз орлыгын сала.
-
Узып баручы елга йомгак
Авыл хуҗалыгында җиңел чорның булганы юк - ел әйләнәсендә теләсә нинди һава шартларында эш һәм мәшәкать җитәрлек. Фермаларда 2016 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлыйлар? Бу һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов җавап бирә.
-
Бөтен халык белән
Якшәмбедә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Бу мөһим вакыйга алдыннан программаның ничек тормышка ашырылуы һәм авыл хезмәтчәннәренең нинди проблемаларын хәл итүләре турында белергә булдык.
-
Басулар бушый...
Басулардагы төп көзге эшләр тәмамлану алдында, монда ук яшелчәләрне һәм орлыкка кукурузны җыю да керә.
-
Уңыш сере
Авылда туып үскән башка малайлар кебек үк, Илсур да кечкенәдән руль артына утырырга хыяллана. Сигезенче сыйныфтан соң, җәйге ял вакытында, беренче тапкыр комбайн ярдәмчесе булып үзен сынап карый.
-
Яковлево халкын ни борчый?
Яковлевода район башлыгы Геннадий Емельянов катнашында гражданнарның шәхси сорауларына җавап бирделәр.
-
Елово авылында клуб төзекләндереләчәк
Сишәмбе көнне район башлыгы Геннадий Емельянов Олы Елово авылы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Кабул итүгә килүчеләр шәхси мәсьәләләр белән бергә авылга кагылышлы проблемаларны да күтәрде.
-
Мактанырлык эшләр бар
Гыйнвар аеның соңгы атнасы Олы Шүрнәктә авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе белән башланып китте. Җирлек рәисе узган елда башкарылган эшләр турында авыл халкы алдында хисап тотты, киләчәккә планнар белән уртаклашты.