Яңалыклар
-
Алабугада яшәүче Эрик һәм Рафаэль Булхановларны «Безнең заман герое» республика премиясе белән бүләкләделәр
Эрик белән Рафаэль — 8 нче мәктәп укучылары, шахмат белән мавыгалар.
-
Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне белән котлады
«Ватан Геройларына — дан! Хәтерлибез. Горурланабыз. Аларга тигезләнәбез. Ватан Геройлары көне белән!» — дип язган Татарстан Рәисе.
-
Татарстанда бер атна эчендә помидор бәясе 16 сумга, кыяр 20 сумга арткан
Кайбер азык-төлек продуктлары, киресенчә, арзанайган.
-
Татарстанда буран һәм −8 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
-
Мебель сатып алучылар игътибарына
Сатып алынган диван сыйфатсыз булып чыкса, нишләргә? Закон буенча җитешсезлекләре булган җиһазларны алмаштырырга яки акчаларны кире кайтарырга мөмкинме? Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы экспертлары аңлатма бирде.
-
Дибәҗә Каюмованың тууына – 90 ел
Быелгы Гаилә елы ахырына якынлаша. Һәркем үзе кылган гамәлләргә йомгак ясый торган айга кердек. Безнең «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә иҗатчылары да 2024 елда, яңа көч туплап, эшне җанландырып җибәрде.
-
Алабуга музейлары кунаклар кабул итә
5 декабрь көнне Алабугада Музей-ядкарьлекнең юбилей чаралары кысаларында «Детский музейный центр. Вызовы и перспективы» коворкингы узды. Чарада илнең төрле почмакларыннан музей җитәкчеләре катнашты. Программа Күргәзмәләр залында С. А. Есенин биографиясенә багышланган «Это все мне родное и близкое» күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.
-
Алабугалыларны 284 камера күзәтә
Видеокүзәтү – вандаллар һәм хулиганнар белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы. Камералар булган хәлләрне теркәп бара, гаеплеләрне тиз арада ачыкларга һәм чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияли торган 88 комплекс урнаштырылган.
-
Алабуга башлыгы гражданнар белән очрашты
Хәрбиләргә түләү, микрозайм буенча бурычлардан котылу, ремонт белән ярдәм итү — шушы һәм башка проблемалы сораулар белән алабугалылар АМР башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать иттеләр.
-
Алабугада Россиядә беренче балалар музей үзәге ачылачак
Музейның беренче залы кешелек тарихына багышланган.
-
Алабугада фандоматлар урнаштырачаклар
Пластик шешәләрне кабул итү аппаратлары шәһәрнең иҗтимагый территорияләрендә чүп-чар проблемасын өлешчә хәл итәргә ярдәм итәр дип планлаштырыла.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елдан больничныйлар бирү тәртибен үзгәртергә тели
Хәзерге вакытта әлеге инициатива хакында ачык фикер алышулар этабы төгәлләнеп килә, ахыргы нәтиҗәләр ясала.
-
Counter-Strike 2 буенча беренче киберспорт турниры трансляциясе башланды
Турыдан-туры трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының VK дагы төркемендә карарга мөмкин.
-
Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 492 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 101 тапкыр алар балалар янына ашыккан.